Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә дүрт көнлек эш атнасы башланды
Россия көне быел шимбә көнгә, 12 июньгә туры килде, шуңа күрә ял көнен дүшәмбегә, 14 июньгә күчерделәр.
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Яңа атна Россиядә эшләми торган дүшәмбедән башланды, гражданнарны нибары дүрт эш көне көтә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Элегрәк Россия хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә аңлатуларынча, Россия көне быел шимбә көнгә, 12 июньгә туры килде, шуңа күрә ял көнен дүшәмбегә, 14 июньгә күчерделәр. Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләр 12 июньнән 14 июньгә кадәр ял итә.
Шул ук вакытта Мәскәүдә катлаулы эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә, 15 июньнән 20 июньгә кадәр эш көннәре түгел дип игълан ителде. Бу боерыкны Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалады.
Россиядә яшәүчеләрне өчен киләсе озын яллар ноябрьдә генә көтелә.
Элегрәк Хезмәт министрлыгы 2022 елда ял көннәрен күчерү турындагы проектны чыгарган иде. Анда 2022 елда май ялларын аерым, ягъни 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7 майдан 10 майга кадәр итәргә тәкъдим ителә. Шулай ук шимбәгә туры килгән 5 март ял көнен 7 мартка дүшәмбегә күчерү тәкъдим ителә.
Шулай итеп, 2022 елда 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр, 23 февраль, 6-8 март, 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7-10 май; 11-13 июнь; 4-6 ноябрь ял көннәре булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз