news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Дөнья чемпионаты вакытында медицина проблемасы булмаган

РКБ каршындагы уку үзәгендә 270 медицина хезмәткәрен уңышлы эшләре өчен бүләкләделәр.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”, Григорий Князев). Россия, медицина хезмәткәрләре бик яхшы эшләгән, Футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрүче беренче ил булды. Бу турыда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген Татарстан медицина хезмәткәрләрен бүләкләү чарасында әйтте.

Татарстан чемпионатта эшләгән 270 табибка һәм башка медицина хезмәткәрләренә кунакларга һәм уенда катнашучыларга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерелде.

Казанда чемпионатның баш табибы Арслан Вәлиев җыелма команда уенчылары арасыннан ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады диде. “Алар барысы да план буенча диагностика гына узды”. – диде Вәлиев.

Тантаналы чара Республика клиник хастаханәсе каршындагы AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләре уку үзәгендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100