news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алынучы даруларның мәгълүмати системасы булачак

Хөкүмәт шул рәвешле дару хакларын "йөгәнләп", бигрәк тә төбәкләрдә бәяләрдәге аерманы киметергә тели.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алынучы даруларның мәгълүмати системасын булдыруга 70 миллион сум акча тотарга ниятли, дип яза «Коммерсантъ». Әлеге илкүләм проектны 25 октябрьдә Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец раслаган иде. Ул аның кураторы, ә җитәкчесе — РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Каграманян.

Дарулар сатып алуны контрольдә тотучы мәгълүмати-аналитик система булдыру турында йөкләмәне ил президенты август аенда ук РФ Икътисад, Финанс, Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыкларына һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенә йөкләгән иде. Дәүләт ихтыяҗына ел саен дарулар базарының якынча 30 проценты туры килә, бу 400 миллиард сум дигән сүз. Бүгенге көндә төрле төбәкләрдә бәяләр арасындагы аерма чиреккә җитәргә мөмкин. Проектның максаты – аерманы 2018 елда 60 процентка, 2019 елда – 70 һәм 2025 елга 90 процентка киметү.

Мәгълүмати система булдыру сатып алу килешүләрендә башлангыч бәяне куярга, билгеләнгән максимумнан бәяләрне үзара сүз куешып арттыру очракларын кисәтергә  ярдәм итәчәк.

Әлеге система 2017 елның 1 мартыннан тест режимында, ә тулы көченә 2018 елның 1 гыйнварыннан эшләп китәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100