Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә дәүләт хастаханәләрен һәм балалар бакчаларын бизнеска арендага бирмәкчеләр
Эксперимент кысаларында шәхси компанияләрне социаль дәүләт учреждениеләре белән идарәгә җәлеп итү ниятләнә
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Алда көтелгән табибларны "кыскарту" фонында Россия Хөкүмәтенә бизнесны дәүләт милкендә булган социаль инфраструктура объектлары, шул исәптән хастаханә, балалар бакчалары, җәйге лагерьлар, картлар йортлары һәм башкалар белән идарә итүгә тарту буенча эксперимент үткәрү тәкъдиме алынган.
Дәүләт учреждениеләрен бизнеска озак вакытлы арендага тапшырылган очракта, медицина учреждениесе хакында сүз барса, мәҗбүри медицина иминияте системасында хезмәт күрсәтү шарт итеп куела. Бер үк вакытта пациентларга тулысынча коммерция нигезендә хезмәт күрсәтү хокукы да бирелә. Моннан тыш, килешүдә учреждениене модернизацияләү шарты турында да күрсәтелергә мөмкин, дип яза "Известия".
РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы Ачык хөкүмәт катнашында әзерләгән чаралар программасында әйтелгәнчә, теге яки бу дәүләт социаль инфраструктура объекты белән идарә итүгә шәхси компания конкурс нигезендә сайланачак. 2015 елның июнь аена кадәр бизнесны дәүләт учреждениеләре идарәсенә җәлеп итү шартларын һәм алымнарын билгеләүче документлар эшләнәчәк. Киләсе елның сентябрь аена пилот проектлары билгеләнәчәк, ә ноябрьгә конкурс шартларын эшләп, башлангычны тормышка ашыру план-графикларын раслау ниятләнә.
РФ Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Дәүләтнеке булмаган оешмаларның социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүенә ярдәм" дигән программа Хөкүмәт йөкләмәсе буенча эшләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз