news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Covid-19 белән хастаханәгә эләгүчеләрнең саны тәүлегенә 50 процентка кимегән

Күрсәткечнең кимүе илнең 79 төбәгендә теркәлгән.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Тәүлек эчендә Россиянең медицина оешмаларына 2203 кеше хастаханәгә салынган. Бу сан алдагы көнне теркәлгән күрсәткечкә караганда 48,5 процентка кимрәк.

Covid-19 таралуына каршы көрәш буенча оператив штаб шундый саннар китерә.

Күрсәткечнең кимүе илнең 79 төбәгендә теркәлгән. Гомумән алганда, бер көн эчендә 23 280 зарарлану очрагы ачыкланган. Бу сан 13 гыйнвардан бирле иң кечкенә күрсәткеч санала.

Барлыгы 47 540 кеше савыккан. Медицина хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, хәзер вирусны барлык авыручыларның 93,8 проценты җиңгән.

Шулай ук илдә вирус йогынтысыннан 338 үлем очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100