Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң яхшы стажировкалар эзләү сервисы эшләнә
Сервисны 2021 ел башыннан башлап җибәрергә планлаштыралар.
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россиядә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң яхшы стажировкалар эзләү сервисы барлыкка киләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хезмәт базарындагы вәзгыять турында киңәшмәдә тиешле йөкләмә бирде.
«РФ субъектларының, эш бирүчеләрнең булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сервислар, стажировкалар оештыру буенча иң яхшы тәҗрибәләре бар, — дип билгеләп үтте Мишустин. — Монда мин хезмәт министрлыгын „Россиядә эш“ порталында „шундый иң яхшы стажировкалар исемлеген“ булдыруны сорар идем».
Шулай ук РФ Премьер-министры Мәгариф һәм югары белем һәм мәгърифәт министрлыкларына әлеге сервис эшен киләсе ел башыннан башлап оештырырга кушты. Аны булачак чыгарылыш сыйныф укучыларын стажировкага җибәрү өчен белем бирү оешмалары файдаланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз