news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә чит телдән мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы кертүдән баш тарттылар

БДИның төп вакытын 31 майдан 2 июльгә кадәр үткәрү планлаштырыла.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә чит тел буенча бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри булмаячак. РФ Мәгариф министрлыгының мондый предметлар исемлеге турындагы боерыгы 4 гыйнварда үз көченә керде һәм хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Элеккечә бары тик рус теле һәм математика фәннәрен тапшыру мәҗбүри була.

«Укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе „рус теле“ һәм „математика“, шулай ук „әдәбият“, „физика“, „химия“, „биология“, „география“, „тТарих“, „җмгыять белеме“, „чЧит тел“ (инглиз, немец, француз, испан һәм кытай), „информатика“, „туган тел“, „туган тел әдәбияты“ фәннәреннән үткәрелә », диелә боерык текстында.

Имтихан тапшыручылар өчен шулай ук математика буенча БДИның база яки профиль дәрәҗәсен мөстәкыйль сайлау мөмкинлеге була.

Элегрәк «Татар-информ» Россиядә БДИны вакытыннан алда тапшыру чорын гамәлдән чыгарулары турында хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта югары уку йортларына керергә җыенмаган унберенче сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханы урынына рус теле һәм математика буенча БДИ тапшырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100