news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә чит илдән керә торган сыр тыелачак

2017 елның тугыз ае йомгаклары буенча Россиядә сыр җитештерү 5,2 процентка арткан.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елның тугыз ае йомгаклары буенча Россиядә сыр җитештерү 5,2 процентка арткан. Шул ук вакытта 2013 ел белән чагыштырганда, җитештерү 2,5 процентка кимегән. Экспертлар моны Россиядә азык-төлеккә эмбарго (тыю) керткәнгә кадәр чит ил сырларының кайбер төрләрен җитештерүдә салынган традиция булмау белән бәйле дип аңлата.

“Российская газета” үз экспертларына сылтама белән белдерүенчә, чит ил сырларын алыштырырдай сырны биш елдан соң, ягъни 2019–2020 елларда эмбарго кертелгеннән соң күрергә мөмкин булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100