news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә чит ил теле буенча мәҗбүри БДИ кертеләчәк

Бу хакта илнең мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре барышында әйтте

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Россиядә 2020 нче елда чит ил теле буенча мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханы кертеләчәк, дип белдерде кичә РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре барышында.  “Интерфакс” шулай дип хәбәр итә.

“2020 нче елда, тагын биш елдан, чит ил теле буенча мәҗбүри имтихан гамәлгә кертеләчәк”, - диде Ливанов, кичә Началово авылында ачылган кадетлар корпусында тәрбияләнүче соравына җавап биреп.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot