Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә чит ил паспортын бирү тәртибе үзгәрәчәк
Иске үрнәктәге шәхес таныклыгын рәсмиләштергәндә ике мең сумлык дәүләт пошлинасы, ә яңа үрнәктәге документ өчен биш мең сум түләргә кирәк.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). 30 майдан Россиядә Эчке эшләр министрлыгының чит ил паспортларын рәсмиләштерүнең яңартылган регламенты турындагы боерыгы үз көченә керәчәк. Бу турыда «Парламентская газета» хәбәр итә.
Документ нигезендә үзгәрешләр читтә яшәүче гражданнарга кагылачак. Алар чит ил паспорты ала алачак, әмма моның өчен аларга Россиягә кайтырга туры киләчәк. Паспортны әзерләү вакыты элеккечә яшәү урыны буенча гариза бирүчеләр өчен бер ай һәм аны тору урыны буенча рәсмиләштерергә теләүчеләр өчен өч ай тәшкил итә.
Иске үрнәктәге шәхес таныклыгын рәсмиләштергәндә ике мең сумлык дәүләт пошлинасы, ә яңа үрнәктәге документ өчен биш мең сум түләргә кирәк. Шул ук вакытта гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән һәм югалган яки бозылган документны алыштырырга теләүче россиялеләрне пошлина түләүдән азат итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз