news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә чит ил кешеләре өчен срогы чикләнмәгән паспортлар гамәлгә керергә мөмкин

Эчке эшләр министрлыгы Россиядә чит ил кешеләре өчен тору кәгазен һәр 5 ел саен озайту процедурасыннан баш тартырга тәкьдим итте.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы Россиядә чит ил гражданнары өчен тору кәгазен һәр биш ел саен озайту процедурасыннан баш тартырга тәкьдим итте. Федераль закон проекты Бердәм федераль хокукый актлар порталында дөнья күргән.

«Чит ил гражданнарына срогы чикләнмәгән паспортлар бирергә һәм әлеге документның үз көчендә булу вакытын озайту процедурасын гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә», - диелә документ текстында.

Ведомствода мондый алым илдә даими яшәү институтын гамәлгә ашыру механизмын гадиләштерер, шулай ук салым һәм җыемнар өлкәсендә мөнәсәбәтләрне яңадан карарга мөмкинлек бирер дип фикер йөртәләр.

Проект хакында фикер алышу 2019 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Закон киләсе елның сентябрендә үз көченә керер дип көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot