news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә чикләү шартларында эшләүче пенсионерларга өстәмә акча түләргә тәкъдим ителә

РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев фикеренчә, өстәмә акчаның күләме хезмәткә түләүнең минималь күләменә тигез булырга мөмкин.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләү шартларында эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларга өстәмә акча түләргә тәкъдим иттеләр. РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка шул хакта хат юллаган. Бу турыда RT телеканалы хәбәр итә.

Үз хатында ул коронавирус инфекциясе йоктыручыларның артуы фонында төбәк хакимиятләренең өлешчә яңа чикләү чаралары кертә башлавын искәрткән.

Әмма эшләүче пенсионерлар җәмәгать транспортыннан файдалануын һәм өйдән эшләү яки үз вазифасын бүтән хезмәткәргә тапшыру мөмкинлеге булмаганлыктан башка гражданнар белән аралашуын дәвам итә.

«Сезнең әлеге төркемгә караган гражданнарга өстәмә финанс ярдәме чаралары кертүнең максатчанлыгын карауны, төгәлрәк әйткәндә, үзләренең хезмәт вазифасын дистанцион рәвештә үти алмаган эшләүче пенсионерларның эш хакына хезмәткә түләүнең минималь күләме кадәр өстәмә акча түләүне күздә тотуыгызны сорыйбыз», - дип белдергән Хәмзәев әлеге уңайдан.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өлкән яшьтәге кешеләрне артык ихтыяҗ булмаганда өйдән чыкмаска чакырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot