news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Чемпионат вакытында 4 млн кеше һава юлы транспортын сайлаган

14-21 июнь арасында һава транспортында 1,5 млн кеше килгән.

Россиядә Чемпионат вакытында 4 млн кеше һава юлы транспортын сайлаган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында җанатарлар күбрәк һава юлы транспортын сайлый. РФ транспорт министры фаразларынча, Чемпионат вакытында 4 млн кеше әлеге төр транспорттан файдаланган. Бу хакта Казан IT паркында – Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган видеоконференция форматындагы брифингта билгеле булды.

“Бүген Чемпионатның – сигезенче, пассажирлар йөртүнең унынчы көне. Чемпионат кунаклары күпчелек очракта һава юлы транспортын сайлый. Чемпионат вакытында 4 млн кеше әлеге төр транспорттан файдаланган. 14-21 июнь арасында һава транспортында 1,5 млн кеше килгән. 13 аэропорт хезмәт күрсәткән. Барлыгы 12 515 рейс ясалган”, - диде РФ транспорт министры Евгений Дитрих.

Аның сүзләренчә, Транспорт министрлыгы, Росавиация белән берлектә, һава юлы аша пассажирлар ташу белән шөгыльләнүчеләр арасында сөйләшүләр алып барылган, рейслар арттырылган.

“Компанияләр мундиаль үткәрү һәм отпуск вакытындагы нык йөкләмәләргә әзер иде. 100 меңнән артык урынлы 606 өстәмә рейс булдырылды”, - диде министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100