Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен пособие алуны гадиләштерделәр
Финанс ярдәме алу хокукын раслый торган документлар исемлеге кыскартылды.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Быел ноябрь аеннан аз тәэмин ителгән гаиләләр өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен пособиены гадиләштерелгән схема буенча алачак. Боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
«Хәзер гражданнарга түләүне рәсмиләштерү өчен алиментлар турындагы мәгълүматларны үз эченә алган документларны тапшырырга туры килмәячәк», - диелә Министрлар Кабинеты сайтында.
Дәүләт органнары бу мәгълүматларны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша алачак.
Ай саен бирелә торган пособиеләр Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча 2020 ел башыннан кертелде, 1 июньнән аларны аз керемле гаиләләр ала башлады. Түләү күләме балалар өчен төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә - бу РФ субъектына карап, бер балага якынча 5,5 мең сум тирәсе туры килә.
Гаиләләр пособиене дәүләт хезмәтләре порталында яки күп функцияле үзәкләрдә шәхси кабинет аша рәсмиләштерә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз