news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә чүп чыгарган өчен тарифлар артырга мөмкин

Тарифларга рекультивациягә тотылган чыгымнарны да кертергә тәкъдим иттеләр.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия Президентына РФ Дәүләт Советының экология буенча докладын әзерләү белән шөгыльләнүче эшче төркем әгъзалары, чүп полигоннарында җирне рекультивацияләүгә тотылган чыгымнарны да шунда кертеп, чүп чыгарган өчен тарифларны арттырырга тәкъдим итте. «Известия» газетасы документ проектына сылтама белән шул хакта яза.

Эшче төркемгә төбәк, РФ Табигый ресурслар һәм экология, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, Роспотребнадзор һәм эксперт бергәлеге вәкилләре керә. Рекультивациягә тотылган чыгымнарны исәпкә алуга бәйле тәкъдим белән эшче төркемнең җитәкчесе – Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин чыкты.

Эшче төркемдә тарифларны күпмегә күтәрергә туры киләчәген әлегә исәпләмәгәннәр. Эшче төркем җитәкчесенең матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, чыгымнарның бер өлешен дәүләт үз өстенә алырга тиеш булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100