news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артачак

Индексация 1 октябрьдән планлаштырылган.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Россиядә бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын 3 процентка индексацияләргә планлаштыралар. Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәтенең әлеге карары проекты Ведомствоара килешүдә тора. Бу хакта ТАССка Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Елена Мөхтияровага сылтама белән хәбәр итә.

Индексация 1 октябрьдән планлаштырылган.

"Шундый ук карарны төбәкләр дә кабул итәр дип планлаштырыла", — дип белдерде Мөхтиярова. 

news_right_1
news_right_2
news_bot