news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 2017 елда салмаграк күтәреләчәк

Россия Хөкүмәтенең әлеге карары турында Казанда Россия финанслар министры Антон Силуанов белдерде.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Россия Хөкүмәте 2017 елда юл карталары буенча планлаштырганга караганда, “бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын салмаграк күтәрергә” карар кылган. Бу хакта бүген Казанда Татарстан Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе коллегиясендә катнашкан Россия финанслар министры Антон Силуанов белдерде.

Россия Финанслар министрлыгы башлыгы, бу - мәҗбүри медицина иминияте системасындагы һәм шулай ук әлеге системада эшләмәгән табибларның да хезмәт хакларына кагылачак, дип өстәде. “Федераль структуралар белән әлеге индексация мәсьәләләрен хәл итеп бетерергә кирәк булачак, бәлки, биредә сез акчаларның бер өлешен экономияли алырсыз. Икенче яктан, бу өлкәдә бернинди кискен хәрәкәтләр булмаячак”, - дип белдерде министр.

Антон Силуанов сүзләренчә, әлеге карар Россия Президентының май указларын үтәүгә йогынты ясамаячак. “Указларны үтәүне тәэмин итү бурычлары 2018 елда да көн кадагыннан төшеп калмый, алар да федераль үзәк ягыннан финанс чаралары белән тулы күләмдә тәэмин ителәчәк”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100