news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә быелгы кыш йөз ел эчендә иң җылысы булды

Узып баручы ел Җир шарында иң җылысы булырга мөмкин, әмма 2016 елның абсолют рекордын узмады.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елда уртача еллык температура Россиядә һәм аерым алганда Мәскәүдә метеокүзәтүләр тарихында иң югарысы булды. Бу хакта «Интерфакс» РФ Гидрометеоүзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, тулаем алганда, Россия территориясендә узып баручы ел барлык инструменталь күзәтүләр чорында иң җылысы булачак.

Мәскәүдә уртача еллык температура шулай ук иң югарысы була: +7,6-7,7 градус, бу алдагы рекордтан 0,3 градуска күбрәк.

Россия территориясендә инструменталь күзәтүләр 1891 елдан бирле, Мәскәүдә 1879 елдан алып барыла.

Элегрәк 2019 елның көзе Төньяк ярымшарда иң җылысы булып теркәлгән инде һәм ул Россия территориясендә иң җылы өчлеккә кергән — Көнбатыш Себердәге аномаль салкыннар ил буенча уртача күрсәткечләрне «киметкән».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100