news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә быел мәктәпне тәмамлаучыларны хәрби хезмәткә чакыруны кичектерәләр

Владимир Путин оборона ведомствосы белән армиягә чакыруны кичектерү буенча килешү турында әйтте.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә быел мәктәпне тәмамлаучыларны армиягә чакыруны кичектерәчәкләр. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

«Без Оборона министрлыгы белән быел мәктәпне тәмамлаучыларны хәрби хезмәткә чакыруны кичектерергә килештек», - диде дәүләт башлыгы.

Элегрәк «Татар-информ» быел бердәм дәүләт имтиханы 29 июньнән башланачак дип хәбәр иткән иде. Аны югары уку йортларына укырга керергә җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot