Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә быел Африка дуңгыз чумасының 482 очрагы билгеле
Вирус барлыгы 49 төбәктә табылган.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиядә быел Африка дуңгыз чумасының 482 очрагы билгеле, шул исәптән 352 очрак йорт дуңгызлары арасында, 130 очрак кыргый кабаннар арасында.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
Вирус барлыгы 49 төбәктә табылган. Иң күп очраклар Амур өлкәсе (39 очрак), Хабаровск краенда (26 очрак), Саратов өлкәсендә (21 очрак), Свердловск өлкәсендә (20 очрак), Калуга, Ярославль, Волгоград, Түбән Новгород, Брянск, Ставрополь, Самара, Белгород кебек төбәкләрдә ачыкланган.
Идел буе округында исә, Марий Эл, Саратов, Пенза, Түбән Новгород, Чувашстан Республикасы вирустан зыян күргән.
Йорт дуңгызлары арасында Африка дуңгыз чумасы буенча карантин режимында бүген 23 чыганак, кыргый фаунада 10 чыганак исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз