news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бушлай спорт секцияләрен һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе түгәрәкләре челтәрен торгызу күздә тотыла

2018 елга кадәр Спорт министрлыгы 30 меңгәчә спорт түгәрәкләре һәм секцияләре залларын җиһазларга тиеш

  (Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә, халыкны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итү өчен, шартлар булдыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнгән. Бу юнәлешләр арасында спорт белән шөгыльләнүдә шартлар булдыруга, шулай ук бушлай спорт секцияләрен яңадан кайтара торган махсус бөтенроссия иҗтимагый оешмасын булдыруга басым ясау карар ителгән. Бу хакта бүген “Известия” яза.

Россия спорт министры Виталий Мутко сүзләренә караганда, 2018 елга кадәр ведомство 30 меңгә тиклем спорт түгәрәкләре һәм секцияләре залларын җиһазларга тиеш. “Без Германия тәҗрибәсен өйрәндек, анда 90 меңгә якын шундый клуб халык белән эшли. Алар җирле халыкны спортка җәлеп итә. Хәзер Мәскәүдә 3,5 мең чамасы шундый клуб эшли. 2018 елга кадәр бу күрсәткечне арттыру зарур”, - дип белдерде спорт министры Виталий Мутко.

Бердәм бөтенроссия оешмасы спорт клубларына ярдәм итәчәк. Бу оешманы булдыруның максаты субсидияләр алып урыннарда, вузларда, хезмәт коллективларында спорт түгәрәкләрен торгызырга булышудан гыйбарәт, дип белдерде Мутко.

Моннан тыш, Мутко халык арасында спорт ярышлары үткәрүнең мөһим булуын белдерә. Аның сүзләренә караганда, хәзер елына 13 мең чамасы ярыш үткәрелә. Алар арасында “Россия чаңгы юлы”, “Милләтләр кроссы”, Президент ярышлары популяр. Ведомствода спартакиада хәрәкәтен торгызуга ихтыяҗ булуына ышаналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100