Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә биш меңнән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан
Прививка ясатучыларда белешмәдә язылганнан тыш билгеләр күзәтелмәгән.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 5 меңнән артык кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу турыда Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта 5 меңнән артык кешегә „Спутник V“ вакцинасы ясалган», — диде Гинцбург.
Аның сүзләренчә, прививка ясатучыларда белешмәдә язылганнан тыш билгеләр күзәтелмәгән.
11 августта Россия Сәламәтлек министрлыгы коронавирус инфекциясеннән дөньяда беренче вакцинаны теркәде. Гамалея үзәге белгечләре уйлап тапкан препарат «Спутник V» дип атала. 24 сентябрьдә Татарстанга сынау партиясе кайтты. Беренче чиратта, вакцинаны өстенлекле төркемгә кергән кешеләргә ясыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз