news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә #Безбергә акциясе дәвам итә

Коронавирус эпидемиясе чорында башкаларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен гомуми сайт барлыкка килде.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 21 мартта #Безбергә акциясе кысаларында коронавирус эпидемиясе чорында башкаларга ярдәм итәргә теләүче гражданнар һәм оешмалар өчен агрегат ачылды. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мывместе2020.рф сайтында һәркем үз ярдәмен тәкъдим итә һәм файдалы яңалыклар белә ала. Инде хәзер үк зур компанияләр кайнар линияләр оештыра, юридик консультацияләр бирә, читтән торып эшләү һәм онлайн-укыту өчен бушлай сервисларга керү мөмкинлеген тәэмин итә.

Җәмгыятьтә булдырылган игелекле эшләр культурасы бүген конкрет проектларда тормышка ашырыла: бу уртак көч һәм эпидемиягә каршы ачылган яңа мөмкинлекләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot