news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә беренче тапкыр Самарада Халыкара хәләл товарлар күргәзмәсе була

Күргәзмә World Halal Day – ислам бизнесы дөньясындагы иң зур ел вакыйгаларның берсе кысаларында оештырылган.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 3-5 октябрьдә Самарада Volga Investment Summit - World Halal Day Халыкара хәләл товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе була. Быел ул беренче тапкыр Россиядә үткәрелә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Күргәзмә World Halal Day – ислам бизнесы дөньясындагы иң зур ел вакыйгаларның берсе кысаларында оештырылган. Дөньяның 20 иленнән 200 экспонент сертификацияләнгән продукция һәм хәләл хезмәт тәкъдим итәчәк.

Күргәзмә чатырларын Европада иң зур мәйданда - Самараның Куйбышев исемендәге мәйданында урнаштырачаклар. Монда ике аерым зона оештырыла. B2B зонасы катнашучыларның потенциаль партнерлар һәм инвесторлар белән үзара хезмәттәшлеге өчен, һәм В2С киң аудиторияне хәләл продукция белән таныштыру өчен каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot