Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә беренче тапкыр коронавирус йоктыруның 25 меңнән артык яңа очрагы ачыкланды
Эпидемия башланганнан бирле илдә коронавирус инфекциясенең 2 114 502 очрагы теркәлде.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны беренче тапкыр 25 меңнән (25 173) артып китте, әлеге чирне эләктергән пациентларның гомуми саны 2 114 502 кешегә җитте. Бу турыда РИА Новости Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.
«Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясенең (COVID-19) 25 173 очрагы расланды, шулар арасында 5917 (23,5 процент) пациентта клиник билгеләр күзәтелми», — диелә хәбәрдә.
Эпидемия башланганнан бирле Россиядә коронавирус инфекциясенең барлыгы 2 114 502 очрагы теркәлде. Үсеш темпы 1,2 процент тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз