news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә беренче тапкыр ислам фәннәре докторлыгына диссертацияләр яклана

Бүген Болгар ислам академиясенең өч студенты ислам фәннәр докторы булырга мөмкин.

Россиядә беренче тапкыр ислам фәннәре докторлыгына диссертацияләр яклана
Хасбиуллина Гулия

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Болгар ислам академиясендә беренче тапкыр докторлык диссертацияләре яклана. Диссертацияләрне яклау иртәгә дә дәвам итәчәк.

"Бу Россиядә ислам фәннәре буенча доктор дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклауның беренче очрагы", - диде Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов.

Барлыгы алты кеше үз диссертациясен яклый. Бүген Рәшид Сибгатулин, Әмир Мәүлүтов һәм Рөстәм Фәизов үз эшләрен диссертацион советка тәкъдим итә. Иртәгә тагын өч эш каралачак. Биш чыгыш - гарәп телендә, берсе рус телендә әзерләнгән.

Диссертацион совет 19 кешедән тора. Совет рәисе - Исмаил Болбол, рәис урынбасары - Рамил Әдыгәмов, сәркәтип - Дамир Шәгәвиев. Советның ике вәкиле дистанцион рәвештә катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot