news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә беренче тапкыр «Хәләл» Бөтендөнья көне октябрьдә Самара өлкәсендә була

World Halal Day – ислам бизнесы дөньясындагы зур вакыйгаларның берсе.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 3-5 октябрь көннәрендә Самара өлкәсендә «Хәләл» Бөтендөнья көне була. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

21 май көнне Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров рәислегендә төбәк территориясендә «Хәләл» Бөтендөнья көнен үткәрү буенча оештыру комитетының өченче утырышы узган.

  • World Halal Day – ислам бизнесы дөньясындагы зур вакыйгаларның берсе. 2014 елда ул Һиндстан, Сингапур, Бөекбритания һәм Көньяк Кореядә узган.

«Хәләл» Бөтендөнья көне беренче тапкыр Россиядә үтәчәк. Аны уздыру хокукына Самара өлкәсе ия булган. 3-5 октябрьдә төбәккә дистәләгән илләрдән вәкилләр киләчәк. Алар арасында зур сәүдә челтәрләре җитәкчеләре, эшкуарлар, ислам финанслары өлкәсендәге экспертлар бар, диелә бу хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot