Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә беренче тапкыр Covid-19дан тәүлек эчендә 40 219 кеше сәламәтләнде
Белгечләр сәламәтләнгән пациентларның саны зарарланучыларның гомуми санының 88,2 процентын тәшкил итә, дип искәртә.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан савыгучыларның тәүлеклек максимумы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле беренче тапкыр көненә 40 219 кеше сәламәтләнде. 6 октябрьдән башлап беренче тапкыр зарарлану очракларының саны 26 меңнән 25 907гә кадәр кимеде, дип хәбәр итә Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб.
Белгечләр сәламәтләнгән пациентларның саны зарарланучыларның гомуми санының 88,2 процентын тәшкил итә, дип искәртә. Яңа очраклар үсеше 0,25 процент тәшкил иткән.
Инфекция йоктырганнарның күбесе Санкт-Петербургта — 2 075, Мәскәүдә — 1 906 һәм Мәскәү өлкәсендә 1 811 кеше. Сәламәтләнүчеләр арасында алда Мәскәү өлкәсе — 3 342 кеше, Мәскәүдә — 3 155 һәм Санкт-Петербург 2 302 кеше булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз