Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә беренче тапкыр административ амнистия кертергә тәкъдим иттеләр
Кеше хокуклары буенча совет үзизоляцияне бозган өчен штрафларны бетерергә тәкъдим итте.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары советы әгәр үзизоляция режимын бозу тискәре нәтиҗәләр бирмәгән икән, моның өчен штрафларны бетерергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Әгәр штрафлар кертүнең максаты үзизоляцияне бозу очракларын киметү булган икән, аларны бетерү бу максатка берничек тә тәэсир итми», — диелә хәбәрдә.
Дәүләт Думасы тиешле акт чыгарырга мөмкин, дип саный хокук яклаучылар. Процедура законны бозмый һәм Конституциягә тулысынча туры килә.
Моннан тыш, Кеше хокуклары советы Роспотребнадзорга һәм башка органнарга коронавирустан вафат булган кешене җирләүне оештыру һәм бу вакытта вирус йоктыру куркынычлары турында рәсми аңлатмалар эшләргә һәм бастырып чыгарырга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз