Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә беренче социаль реклама авторы Идел буенда Президент вәкиле урынбасары булды
Игорь Буренков 2016-2018 елларда «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең коммуникацияләр буенча башкаручы директоры булып эшләгән.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә беренче социаль реклама авторы, тележурналист, коммуникацияләр өлкәсендә белгеч Игорь Буренковны бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары итеп билгеләделәр. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Игорь Буренков 1965 елның 31 июлендә Мәскәүдә туган. 1992 елда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты журналистика факультетының телевидение бүлеген тәмамлаган. Ул киң күләмле төбәк, гомумроссия һәм халыкара проектларда катнашкан. Болар - Б. Ельцин, Ю. Лужков, И. Хакамада, «Бердәмлек» («Бердәм Россия»)нең федераль һәм төбәк президент һәм парламент сайлау кампанияләре.
2000-2007 елларда «ОРТ» ААҖ җәмәгатьчелек белән элемтә дирекциясе директоры. 2008-2009 елларда «Росбалт-Медиа» холдингы генераль продюсеры.
Шулай ук Игорь Буренков 2009 елда «Роснанотех» дәүләт корпорациясе корпоратив коммуникацияләр департаментын җитәкләгән, ә 2009-2013 елларда «АВТОВАЗ» ААҖ тышкы элемтәләр директоры булган.
2014-2016 елларда - «Берләшкән ракета-космик корпорация» ҖЧҖ тә мәгълүмат сәясәте һәм матбугат чаралары департаменты директоры. 2016-2018 елларда - «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең коммуникацияләр буенча башкаручы директоры.
Россиядә беренче «Позвоните родителям!» социаль рекламасы авторы буларак «Җәмәгатьчелек тануы» Мактау билгесе кавалеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз