news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә беренче һәм икенче балага түләнгән айлык акчаның күләме билгеле булды

Белгород өлкәсендә аның күләме – иң түбән, ә Чукотка автономияле округында иң югары булачак, диде хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә беренче һәм икенче балага айлык түләүләрнең күләме 10,5 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә РИА Новости хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга сылтама ясап.

Белгород өлкәсендә аның күләме – иң түбән, ә Чукотка автономияле округында иң югары булачак, диде ул.

Түләүләрнең күләме төбәктәге яшәү дәрәҗәсенә тәңгәл килергә тиеш, шунлыктан бала өчен төбәктәге яшәү минимумы исәпкә алына. Төбәктә 2017 елның икенче кварталында бала өчен яшәү минимумы күпме булса, киләсе ел дәвамында да пособиенең күләме шундый булачак, дип ачыклык кертте Топилин.  

news_right_1
news_right_2
news_bot