news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә беренче лифтлы балалар бакчасы Казанда ачылачак

Мәктәпкәчә учреждение «Идел киңлекләре» торак комплексында урнашкан.

Россиядә беренче лифтлы балалар бакчасы Казанда ачылачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Казанда яңа уку елы башына «Идел киңлекләре» торак комплексында Рауис Гәрәев урамында яңа балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров матбугат очрашуында шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа балалар бакчасында аз хәрәкәтләнүче балаларны укыту өчен шартлар тудырыла. Россиядә мәктәпкәчә учреждениедә беренче тапкыр лифтлар урнаштырылачак», - диелә хәбәрдә.

Узган ел «Демография» илкүләм проекты кысаларында республика бюджетыннан 201 млн сум бүлеп бирелгән төзелешне эшләтеп җибәрделәр. Яңа балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быел илкүләм проект кысаларында тапшырылачак яңа мәктәпкәчә учреждениеләрнең үзенчәлеге шунда: аларда урыннарның яртысы ясле яшендәге балалар өчен исәпләнгән.

«Аны проектлаганда балаларның гармонияле үсеше өчен барысы да исәпкә алынган. Өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен гадәти балалар бакчалары проектлана, бу яслеләр өчен эшләнгән, анда 1,5 яшьлек һәм олырак балалар йөри ала», - дип сөйләде Станислав Шырыбыров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100