news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә беренче бала өчен ана капиталы бирә башларга мөмкиннәр

Гаиләләрдә балалар тусын өчен өстәмә кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк, диде Россия вице-премьеры.

Россиядә беренче бала өчен ана капиталы бирә башларга мөмкиннәр
архив

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте ана капиталын беренче бала өчен бирү мөмкинлеген карый. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

"Гаиләләрдә балалар тусын өчен өстәмә кызыксындыру чаралар булдырырга кирәк. Шунлыктан беренче балага ана капиталын кертү дә карала. Әлегә бу фикерләр генә", - диде вице-премьер.

  • Ана капиталы программасы Россиядә 2007 елдан бирле гамәлдә. Сертификат икенче яки аннан соңгы балалар туган өчен бирелә. Бүгенге көндә ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә. Программа 2021 ел ахырына кадәр озайтылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100