Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә бер айда 40 меңнән артык пассажир автобусының төзек булмавы ачыкланган
Административ хокук бозуларга бәйле - автобус белән исерек хәлдә идарә итү очраклары буенча 227 эш ачылган.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). РФ Дәүләт автоинспекциясе июльдә пассажирларга хезмәт күрсәтә торган 40 меңнән артык пассажир автобусының төзек булмавын ачыклаган, дип хәбәр иттеләр РФ Эчке эшләр министрлыгында, дип яза “Интерфакс”.
“Июльдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләренә җавап бирми торган 121 хезмәт күрсәтү очрагы теркәлгән. Автобусларны техник яктан төзек булмаган хәлдә куллануның 40,5 мең очрагы билгеле”, – ди Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.
“Автобус белән исерек хәлдә идарә итү очраклары буенча - административ хокук бозу турында 227 эш ачылган, 81 эш – медицина тикшеренүеннән баш тарткан өчен, 855 эш – йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын бозган өчен, 1,6 мең чамасы - законлы карарга яки полиция хезмәткәренең автобусны куллануны тыю таләбенә буйсынмау”, - дип белдерә И.Волк.
Соңгы вакытта Россиядә пассажир автобуслары катнашында берничә зур һәлакәт булды. Татарстанда автобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәте зур ыгы-зыгы чыгарды, анда 14 кеше үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз