news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бензинга акцизлар 1 гыйнвардан артты

Бүгеннән бишенче класслы бензинга һәм дизель ягулыгына акцизларның бәясе күтәрелде.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүгеннән Россиядә бишенче класслы бензинга һәм дизель ягулыгына акцизлар артты. Салым кодексына да төзәтмәләр үз көченә керде, дип яза "Российская газета".

Шулай итеп, 5 класслы бензинга акциз 10,7 процентка күтәрелде һәм 11,213 мең сум тәшкил итә. Ә 1 июльдән алар тагын бер тапкыр – тоннасына 11,892 мең сумга кадәр күтәреләчәк.

Дизель ягулыгына акцизлар ике тапкыр күтәреләчәк – бүгеннән (11,213 мең сум) һәм 1 июльдән (11,892 мең сум).

Алга таба да ягулыкка акцизлар артуы дәвам итәчәк. Шулай итеп, бер елдан соң 5 класслы бензинга акциз тоннасы 12,314 сум, 2020 елда 12,757 мең сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100