news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бензинга акциз бәясе артты

Бишенче класслы бер тонна автобензинның акцизы 1,5 тапкыр артып, 8213 сумнан 12314 сумга кадәр җиткән.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан Россиядә кайбер товарларның акциз бәяләре артты. Әлеге исемлектә мотор ягулыгы һәм урта дистиллят бар. Шулай ук хәзер судно ягулыгына да акциз алыначак. Бу турыда «Российская газета» яза.

Бишенче класслы бер тонна автобензинның  акциз бәясе 1,5 тапкыр артып, 8213 сумнан 12314 сумга, дизель ягулыгы 5665 сумнан 8514 сумга кадәр җиткән.

Шулай ук акциз арту урта дистиллятка да кагылган. Бу сан бер тоннна өчен 6665 сумнан 9241 сумга кадәр тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot