Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә бензин экспортын тыярга мөмкиннәр
Бәяләр үсешен тоткарлау өчен хәзерге вакытта системалы чаралар эшли.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Бензинга күпләп сату бәяләре үсеше дәвам иткән очракта хөкүмәт аны экспортлауны тыю турында карар кабул итәргә мөмкин. Шулай ук биржада бензинны сатуның минималь күләмен 15 процентка кадәр арттырырга мөмкин. Бу турыда Россия энергетика министры Николай Шульгинов сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Шульгинов сүзләренчә, күпләп сату сегментында биржада бәяләр арту ягулык салу станцияләрендә ваклап сату бәяләре динамикасына сизелерлек йогынты ясамаячак.
«Биржада бензинның күпләп сату бәяләренең агымдагы үсеше соңгы кулланучы өчен заправкаларда ваклап сату бәясенең динамикасына сизелерлек йогынты ясамаячак. Бәяләр үсешен тоткарлау өчен хәзерге вакытта системалы чаралар эшли, аны корректировкалау ярдәмендә ягулыкны күпләп җитештерүчеләр эчке ягулык базарында бәяләрне арттырмаган өчен югары түләүләр ала», — диде ул.
Ваклап сату базарында күпләп ягулык китерүчеләр инфляция дәрәҗәсен күтәрүгә юл куймаска тырышалар, дип өстәде ул.
Шулай ук, энергетика министры сүзләренчә, июль ахырына, нефть эшкәртү заводларында планлы ремонт тәмамлангач, бензин җитештерү күләмнәре үсеше биржа бәяләрен тотрыкландырырга ярдәм итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз