news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Белем бирү сыйфатын бәяләү буенча халыкара совет төзиләр

Россия Мәгариф һәм фән буенча күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Байкал мәгариф форумы барышында шул хакта әйткән.

Россиядә Белем бирү сыйфатын бәяләү буенча халыкара совет төзиләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Россиядә белем алучыларның компетенцияләрен бәяләү системасы үсеше буенча стратегик мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк совет төзиләр. Әлеге мәгълүмат Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте сайтында хәбәр ителә.

Россия мәгариф һәм фән буенча күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов Байкал мәгариф форумы барышында Белем бирү сыйфатын бәяләү буенча халыкара совет булдыру ихтыяҗы турында сөйләгән.

“Без Байкал мәгариф форумында Белем бирү сыйфатын бәяләү буенча халыкара совет булдыру турында карар кабул иттек. Экспертларны, мәгариф өлкәсендә дәүләт органнары вәкилләрен, халыкара экспертларны совет эшендә катнашырга чакырабыз. Бары уртак тырышлык белән дөрес карарга килә алачакбыз”, - дигән Сергей Кравцов форум эшенең соңгы көнендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot