news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә барлык эшсезләргә апрель, май һәм июньдә уникешәр мең сум пособие түләнәчәк

Россия Президенты эшсезлекне рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә һәм бөтен процессны дистанцион форматка күчерергә кушты.

Россиядә барлык эшсезләргә апрель, май һәм июньдә уникешәр мең сум пособие түләнәчәк
kremlin.ru

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Россия Президенты Владимир Путин барлык эшсезләргә дә 12 мең 130 сум күләмендә пособие түләүне йөкләде. Бу хакта ул төбәк башлыклары белән киңәшмә кысаларында хәбәр итте.

«Эшсез калган һәм агымдагы елның 1 мартыннан соң мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән бөтен кешегә, апрель, май һәм июнь айларында автомат рәвештә эшсезлек буенча пособие түләргә тәкъдим итәм. Ул минималь хезмәт хакы күләмендә, ягъни 12 мең 130 сум булачак», — диде Президент.

Ул губернаторлардан пособиене рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерүне һәм процессны дистанцион форматка күчерүне сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100