Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә «банк роумингын» гамәлдән чыгару турындагы закон үз көченә керде
Төрле төбәкләр территориясендә бер банкта ачылган хисаплар арасында акчаларны күчерү өчен комиссия бетерелде.
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 14 июньдә, Россиядә «банк роумингын» гамәлдән чыгару турындагы закон үз көченә керде.
Банк эчендә хисаплар арасында акча күчергәндә комиссия алу банкларның төрле төбәкләрдә булуына нигезләнә алмый, диелгән закон текстында.
Шулай итеп, хәзер банклар бер үк финанс оешмасында, әмма төрле төбәкләр территориясендә ачылган хисаплар арасында акчаларны күчерү өчен комиссия ала алмый.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, яңа закон илнең финанс базарында акчаны ирекле күчерүне тәэмин итәргә тиеш. Моннан тыш, аны эшләүчеләр фикеренчә, банклар бизнес-процессларны оптимальләштерү һәм клиентны ориентлаштыруны үстерү өчен стимул алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз