news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балконда тәмәке тартуны тыялар

Шул хактагы үзгәрешләр турындагы Хөкүмәт карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә янгынга каршы режим кагыйдәләре үзгәрде, хәзер балконнарда һәм торак йортлар, тулай торак һәм кунакханәләр бүлмәләрендә ачык ут куллану тыела. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Үзгәрешләр турындагы хөкүмәт карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты. Документта ачык утның төгәл билгеләмәсе юк. Әмма янгынга каршы кагыйдәләрнең 436 пункты нигезендә, кабызылган шырпы һәм тәмәке ачык ут чыганагы булып тора.

Моннан тыш, документта төзәтмәләр нигезендә, хәзер кинотеатрларда сеанслар башланыр алдыннан, янгын чыккан очрактагы гамәлләр турында сюжетлар күрсәтеләчәк.

Шулай ук, кибетләрдә товарны бушату юллары сатып алучыларның чыгу юллары белән кисешергә тиеш түгел.

Үзгәрешләр хастаханәләргә дә кагылачак: каты авырый торган пациентлар һәм балалар күпчелек очракта бинаның беренче катында ятарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100