Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә балалы гаиләләргә түләүләр өчен гариза кабул итә башлыйлар
Гаризаны 1 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин булачак.
(Казан, 28 май, «Татар-информ). Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә 10 мең сум түләүгә гаризаларны июльнең яртысында кабул итә башлыйлар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Июль уртасында гаризалар кабул итә башларга планлаштырабыз», — диде Хезмәт министрлыгы башлыгы урынбасары Ольга Баталина төгәл көне хөкүмәт карары белән билгеләнәчәген ачыклап.
Аның сүзләренчә, акчаны августта түли башлыйлар. Гаризаны 1 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин булачак. Тиешле күләмдә акча Финанс министрлыгы белән килештереләчәк, дип өстәде министр урынбасары.
Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында сүз барды. Аерым алганда, августта мәктәп яшендәге балалы гаиләләр 10 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу ярдәм шулай ук быел беренче сыйныфка керүче укучыларга кагыла.
Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков сүзләренчә, мәктәп яшендәге балаларга түләүне бер гариза буенча алырга мөмкин булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз