news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балалы гаиләләр өчен ипотеканы рефинанслауны гадиләштерергә мөмкиннәр

Ирина Яровая Дәүләт Думасына шул хактагы закон проектын тапшырды.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә балалы гаиләләр өчен ипотеканы рефинанслауны гадиләштерергә мөмкиннәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге чара РФ Дәүләт Думасына парламентның түбән палатасы вице-спикеры Ирина Яровая тарафыннан тапшырылган закон проектында урын алган.

Парламентарий ачыклык керткәнчә, әлеге закон проекты кабул ителгән очракта, ипотеканы рефинанслау процессы гадиләштереләчәк, чөнки хәзерге вакытта банклар да, гражданнар үзләре дә яңа кредиторга залог рәсмиләштерүдә кыенлыклар кичерә.

Дәүләт Думасы вице-спикеры ана капиталы акчасына сатып алынган торакны залогка тапшыру өчен опека һәм попечительлек органнарының рөхсәтен алу, шулай ук кредиторны алыштырган вакытта торакны гаиләнең гомуми милкенә рәсмиләштерү кирәклеген әлеге кыенлыкларның төп сәбәбе дип атады.

«Гамәлдә бу шундый вазгыять тудыра: гаилә өчен югары ставка буенча кредит бирүдән ташламалыга күчү катлаулы булып чыга», - дип искәртә Ирина Яровая.

Аның сүзләренчә, әлеге документны Финанс, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары, Россия Банкы, шулай ук «Бердәм Россия» партиясе хуплаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100