news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балаларны Интнернетта милли система ярдәмендә сакларга җыеналар

Әлеге фильтрлау системасы 2020 елда гамәлгә керергә мөмкин.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Россиядә балаларны тискәре мәгълүмат һәм контенттан Интернет милли фильтрлау системасы ярдәмендә сакларга җыеналар. Әлеге системага "ак исемлек"тә булган сайтлар гына керәчәк, дип яза "Известия".
 
2019 елның беренче кварталы азагына кадәр Интернет милли фильтрлау системасының архитектурасы һәм прототибы эшләнеп бетәргә, кирәкле ресурслар ачыкланырга тиеш. Ә 2020 елның беренче кварталы азагына системаны эшкә җигәргә ниятлиләр.
 
Интернетта куркынычсызлык лигасы җитәкчесе Денис Давыдов әйтүенчә, системаның ике вариантын тормышка ашырмакчылар. Аның беренчесе мәгариф оешмаларында гына фильтрлау уздырса, икенчесе барлык кулланучылар өчен гамәлдә булачак. Фильтрланмаган контент белән танышырга теләүчеләр интернет белән тәэмин итүче оешмага гариза язарга яисә моны шәхси кабинет аша хәл итәргә тиеш була.
 
Сүз уңаеннан, Интернетта куркынычсызлык лигасының 1 миллионнан артык ресурсы булган үз "ак исемлеге" бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100