Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә балаларга яңа ел түләүләре өчен 70 млрд сум тотылачак
Бер тапкыр түләнә торган акча сигез яше тулмаган 15 миллионга якын балага биреләчәк.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә сигез яше тулмаган балалары булган гаиләләргә яңа ел түләүләре өчен 73,5 млрд сум тотылачак. Әлеге карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта Россия Министрлар Кабинетының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бер тапкыр түләнә торган акча 15 млн балага биреләчәк. Бу хакта 17 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә әйтте.
«Сигез яше тулмаган балалары булган гаиләләргә бер тапкыр түләнә торган акча бирүне финанслауны, аның тәртибен һәм шартларын тәэмин итә торган ике документны имзаладым. Әти-әниләр яки опекуннар һәр бала өчен бишәр мең акча алачак. Моның өчен без 73,5 млрд сумнан күбрәк акча тотачакбыз», — дип белдерде Россия Премьер-министры.
Аның сүзләренчә, балаларга яңа ел бәйрәме оештырыр өчен һәм аларга бүләкләр алыр өчен бу акчаларны алучыларга тиз арада күчерергә кирәк. Коронавирус пандемиясе вакытында бу бик мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз