news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә балаларга циркларга баруны тыярга тәкъдим иттеләр

Циркта хайваннарга карата каты мөнәсәбәт балалар психикасына начар тәэсир итәргә мөмкин, дип белдергән депутат Владимир Петров.

Россиядә балаларга циркларга баруны тыярга тәкъдим иттеләр
Султан Исхаков/архив

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиядә 18 яше тулмаган балаларга циркка баруны тыярга тәкъдим иткәннәр. Бу хакта мәдәният министры Владимир Мединскийга мөрәҗәгать юллаган Ленинград өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Владимир Петровка сылтама белән RT хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, дөньяда хайваннар һәм кыргый җәнлекләр белән эш итүдә гуманизация бара. Ә Россиядә циркта хайваннарга карата дәвам иткән каты мөнәсәбәт балалар психикасына начар тәэсир итәргә мөмкин, дип өстәгән Петров.

“Шунлыктан күңел ачу циркларына дәүләт ярдәмен шактый киметүне һәм бу өлкәдә дәүләт концепциясен яңадан каравыгызны сорыйм”, - диелгән мөрәҗәгатьтә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot