news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балалар пособиесе артачак

Айлык түләүләр, җиде процентка артып, 12 мең сумга якын тәшкил итәчәк.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елдан башлап Хөкүмәт беренче балага пособие түләү өчен 2019 елга караганда өч тапкыр күбрәк акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Басма мәгълүматлары буенча, 2020 елда пособиеләрнең гомуми күләме – 150 миллиард, 2021 елда 156 миллиард сум тәшкил итәчәк. Быел беренче бала туу яки уллыкка алуга бәйле рәвештә пособиеләр түләүгә бюджеттан 50 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

Айлык түләүләр җиде процентка артып, 12 мең сумга якын тәшкил итәчәк. Гыйнвар аеннан өч яшькә кадәрге баласы булган, ә ата-аналары җан башына ике яшәү минимумыннан азрак акча алучы гаиләләр әлеге пособиегә өмет итә алачак.

Хәзер айлык түләүләрне балалары яшь ярымга җиткәнче керемнәре бер кешегә 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр ала.

  • 2 августта Россия Президенты Владимир Путин күп кенә гаиләләргә беренче яки икенче балалары өчен айлык пособиеләр алырга, шулай ук кайбер гаиләләргә өч яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрне озайтырга мөмкинлек бирә торган законны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100