Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә балалар лагерьлары саны 20 процентка кимегән
Учреждениеләрне матди-техник җиһазландыру һәм ял итүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемалары аеруча еш калкып чыга.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 2017 елда Россиядә 42 меңгә якын балалар җәйге лагере эшләгән. Бу – 2016 елга караганда 20 процентка кимрәк. «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә узган РФ бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең координация советы утырышында Россиянең балалар омбудсмены Анна Кузнецова шул хакта белдерде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
«Җәйге сәламәтләндерү кампаниясен анализлау нәтиҗәсендә, быел җәйге сәламәтләндерү лагерьларының 10 меңгә кимеп, 52 меңнән 42 меңгә калуы ачыкланды. Учреждениеләрне матди-техник җиһазландыру һәм ял итүче балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемалары аеруча еш калкып чыга», - диде Кузнецова.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Михеев ачыклык керткәнчә, балалар лагерьлары кимемәсен өчен бүген төрле чаралар кулланыла. Моңа дәүләт-шәхси партнерлык шарларында махсус учреждениеләр оештыру да керә, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз