news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балалар бакчалары төзелешенә 49 млрд сум чамасы бүлеп биреләчәк

Россия хезмәт министры Максим Топилин сүзләренчә, бу өч яшькә кадәрге балаларны урын белән тәэмин итү өчен эшләнелә.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 2018-2019 елларда балалар бакчалары төзелешенә 49 млрд сум чамасы бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия хезмәт министры Максим Топилин хәбәр итте.

Президент инициативалары кысаларында өч яшькә кадәрге балаларны урын белән тәэмин итү өчен балалар бакчалары төзелеше планлаштырылган.

“Без сезнең белән белән бу программаны 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен гамәлгә ашырдык. Хәзер 0-3 яшьлекләр өчен урыннар булдыру зарур. Хәзер Ерак Көнчыгыш министрлыгы белән Мәгариф министрлыгы коллегаларының төп бурычы бу проектларны тәэмин итү. Федераль субсидия ике елда да 24,5 млрд сум булачак”, - диде ул Мәскәүдә Ерак Көнчыгыш көннәрен үткәрү кысаларында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100