news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең эш графигын камилләштерәләр

Дмитрий Медведев Россия Мәгариф, Сәламәтлек саклау һәм Мәдәният министрлыкларына бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев социаль блокның өч федераль министрлыгына илдәге балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә эш графигын камилләштерү мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Бу хакта Хөкүмәт порталында чыккан йөкләмәләр исемлегендә хәбәр ителә.

“Балалар өчен мәктәпкәчә учреждениеләрнең һәм мәктәпләрнең эше графигы, шулай ук аларның эш сыйфаты буенча гаммәви фикер алышу механизмнары булдыру өчен тәкъдимнәр әзерләргә”, — диелә документта.

Мәсьәләне хәл итү Россия Мәгариф министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгына йөкләнде.

Ведомстволарга балалар бакчалары һәм мәктәп учреждениеләренең эш режимнарын  “гаилә графигы” буенча билгеләү өчен төбәкләрнең тәҗрибәсен анализларга тәкъдим ителә. Проект агымдагы елның 1 июленә кадәр тәкъдим ителергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100